news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә тәүге мәртәбә Халыкара йөреш көне узачак

Халыкара йөреш көненең төп бурычы йөрешне физик активлыкның иң гадәти һәм үтемле төре буларак популярлаштырудан гыйбарәт.

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның 9 нчы октябрендә Чабаксарда “Россия – спорт державасы” V халыкара форум ачылышы кысаларында “ТАФИСА” Халыкара йөреш көне узачак. Россиядә мондый чара беренче тапкыр үткәрелә, анда Чуашстан башкаласында гына да 15 меңнән артык кешенең катнашуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы.

Халыкара йөреш көненең төп бурычы йөрешне физик активлыкның иң гадәти һәм үтемле төре буларак популярлаштырудан гыйбарәт.

Ел саен Халыкара йөреш көнендә дөньяның 150 илендә 12 милионнан артык кеше катнаша. 2014 нче елда Россия “Россия – спорт державасы” форумының тантаналы ачылышында иң масштаблы спорт бәйрәмнәренең берсенә кушылачак.

Россия Федерациясе территориясендә Халыкара спорт ассоциациясе исеменнән барлык “ТАФИСА” оешмалары өчен Халыкара йөреш көнен уздыру хокукы “Спорт һәммә кеше өчен” Ирекле физкультура-спорт җәмгыяте” Гомумроссия иҗтимагый оешмасына бирелгән.

Шулай ук Халыкара йөреш көне РФ Спорт министрлыгының “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә кертү буенча координацияләү комиссиясе тарафыннан расланган “Спорт һәммә кеше өчен” гомумроссия хәрәкәте чаралары исемлеге нигезендә уздырыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100