news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә сынау рәвешендә халык санын алу башланды

Җанисәптә катнашу өчен Дәүләт хезмәтләре сайтында анкета тутырырга кирәк.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Россиядә сынау рәвешендә халык санын алу башланды. Бу хакта Росстат хәбәр итә.

Россия халкы 1-10 октябрь көннәрендә, Дәүләт хезмәтләре сайтында анкета тутырып, җанисәптә катнаша ала. 16-31 октябрьдә илнең берничә төбәгендә йортлар буйлап халык санын алучылар йөреп чыгачак. 

Бу төбәкләрдә халык саны алу участоклары да эшләячәк. Болар: Кабардино-Балкария Республикасының Эльбрус муниципаль районы, Саха (Якутия) Республикасының “Хангал олысы” муниципаль районы, Камчатка өлкәсенең Алеут муниципаль районы, Красноярск өлкәсе Минусинск шәһәре – Шәһәр округы, Иркутск өлкәсенең Нижнеудинск һәм Катангск муниципаль районнары, Новгород өлкәсенең Түбән Новгород шәһәр округы, Сахалин өлкәсе “Көньяк Курильск шәһәр округы” муниципаль берәмлегенең Көньяк Курильск бистәсе, Мәскәүнең Төньяк-Көнчыгыш административ округының Свиблово районы, Санкт-Петербургның шәһәр эче муниципаль берәмлекләре – Княжево муниципаль округы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100