news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә сукыр кешегә "күрергә" ярдәм итә торган гаджет ясаганнар

Гадәти плеер зурлыгындагы бу җайланма әйләнә-тирәлекне тавыш һәм видео буенча анализлый.

(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ"). Россия инженерлары сукыр кешеләргә пространствода ориентлашырга ярдәм итә торган гаджет ясаган. Бу турыда "Известия" хәбәр итте.

Гадәти плеер зурлыгындагы бу җайланма әйләнә-тирәлекне тавыш һәм видео буенча анализлый. Бу вакытта ясалма интеллект алгоритмы кулланыла.

Табылган мәгълүматны нейрочелтәр тавышлы хәбәргә я тактиль формага әверелдерә. Тиз баручы кеше әйләнә-тирәсе турында мәгълүматны берничә метр ераклыктан ук белә ала.

Әйберләргә кадәр ераклык ультратавыш ярдәмендә билгеләнә. Шуңа охшаш ысул автомобильләрдәге парковка датчигында кулланыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot