news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә сугыш ветераннарына пенсияне арттыру турындагы законны хупладылар

Түләүләр аена уртача 9,5 мең сумга артырга тиеш.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Федерация Советы Бөек Ватан сугышы ветераннары пенсияләренә өстәмә түләүне исәпләү системасын үзгәртүче хөкүмәт законын хуплады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Федерация Советы сугыш ветераннарына пенсияне арттыру турындагы законны хуплады. Түләүләр аена уртача 9,5 мең сумга артырга тиеш.

Министрлар Кабинеты бу максатларга 2019 елда 0,95 миллиард сум һәм алдагы елларда 1,42 миллиард сумга кадәр акча бүлеп бирергә әзер.

Закон Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар турындагы Президент Указы нигезендә эшләнгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot