news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә "Стоп ВИЧ/СПИД" акциясе узачак

21 майда Казанда ВИЧ/СПИД белән көрәшкә теләктәшлек итү спорт марафоны үтәчәк.

(Казан, 15 май, "Татар-информ"). 15 -21 май көннәрендә бөтен ил буенча "Стоп ВИЧ/СПИД" бөтенроссия акциясе узачак. Бу турыда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама ясап, РИА-Новости хәбәр итә.

Акция өченче тапкыр уза. Аның төп аудиториясе булып элеккечә яшьләр, шул исәптән һөнәри белем бирү һәм югары белем оешмалары студентлары һәм өлкән сыйныф укучылары торачак.

Якшәмбе көнне, 21 майда, Казанда ВИЧ/СПИД белән көрәшкә теләктәшлек итү спорт марафоны узачак. Марафонда 10 000 кеше катнашыр дип көтелә. Спорт бәйрәмнәре һәм төрле дистанцияләргә йөгерешләр бу көнне Мәскәүнең күпсанлы вузларында һәм Россиянең башка шәһәрләрендә оештырылачак.  

news_right_1
news_right_2
news_bot