news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә спорт ярышларында җәмәгать тәртибен бозган өчен җаваплылык арттырыла

Россия Хөкүмәте рәисе спорт ярышларында тәртип бозган җанатарларны 15 тәүлеккә утыртырга һәм җиде ел ярышларга кертмәскә тәкъдим итә.

  (Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Россия Хөкүмәте 2018 елда илдә футбол буенча дөнья чемпионаты якынлашуы уңаеннан, спорт чаралары вакытында тәртип бозган өчен җаваплылыкны арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта Interfax.ru яза.

Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев искәрткәнчә, моңа кадәр Административ хокук бозулар кодексына кертелгән төзәтмәләргә карамастан, алар гамәлдә булган ике елда 60 төбәктә 2 меңнән артык тәртип бозу очрагы теркәлеп, 4 миллион сумнан күбрәк суммага штраф салынган. Димәк, әлеге төзәтмәләр генә җитми дигән нәтиҗә чыгарып, Хөкүмәт рәисе тәртип бозучыларга штрафтан тыш, 15 тәүлеккә арест салу һәм аларны рәсми ярышларга җиде елга кадәр кертмәү кебек җаваплылыкка тартырта тәкъдим итә.

Әгәр дә тәртип бозучы тыюларга карамастан, барыбер ярышка кергән очракта, штраф күләме арттырыла һәм арест мөмкинлеге карала. Бу кагыйдәләр Россия гражданнарына гына түгел, чит ил кешеләренә дә кагылачак: алар да штрафка тартылачак һәм Россиядән чыгарып җибәреләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100