news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә спиртлы эчемлекләр белән агуланып үлүчеләр саны ел башыннан ике тапкырга кимегән

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, бу эчәргә яраксыз спиртлы продукцияне данәләп сатуны туктатуга бәйле.

(Казан, 30 март, “Татар-информ”). Россиядә хәмердән агуланучылар саны 2017 ел башында, эчәргә яраксыз спиртлы продукцияне данәләп сатуны туктату сәбәпле, дүрттән бер өлешкә кимегән, үлем очраклары узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга азрак. Бу хакта ТАСС мәгълүмат агентлыгы Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте мәгълүматларына нигезләнеп хәбәр итә.

Азык-төлеккә кермәгән спиртлы продукция сатуны тыю 2016 елның декабрь ахырында, Иркутскида ваннада юыну сыекчасы "Боярышник" эчеп, күпләп агуланудан соң кертелгән иде. Бер айдан соң тыюны 60 көнгә озайттылар.

Составында 28 процент спирт булган барлык сыекчалар тыелган. Искәрмә булып пыяла юу сыекчасы, шулай ук аэрозоль сыйфатындагы (көнкүреш, косметика), капкачы роликлы аппликатор белән фиксацияләнгән башка сыекча яки хәмер урынына кулланырга ярамый торган консистенциялеләре генә калган.

Март ахырында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте әлеге продукцияләрне сатуга чыгаруны тагын 90 көнгә тыйды һәм тыелган товар исемлеген арттырды. Аерым алганда, тыюга азык-төлек өстәмәләре кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100