news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә социаль пенсиянең яңа төре гамәлгә керә

2018 елда ата-аналары билгеле булмаган балаларга социаль пенсия түли башлаячаклар.

Россиядә социаль пенсиянең яңа төре гамәлгә керә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). 2018 елда Россиядә социаль пенсиянең яңа төре гамәлгә керә. Ата-аналары билгеле булмаган балаларга социаль пенсия түли башлаячаклар. Бүген Россия Пенсия фондының республика бүлеге йомгаклау коллегиясендә бүлекнең идарәчесе Эдуард Вафин шул хакта хәбәр итте.

«Пенсиянең яңа төре барлыкка килүенең сәбәбе - ата-аналары билгесез балаларның ятимнәр белән чагыштырганда тигез булмаган матди хәлгә куелуы белән бәйле», - дип искәртте Россия Пенсия фондының республика бүлеге идарәчесе.

Юридик яктан мондый балаларның беркайчан да әти-әниләре булмаганлыктан, алар туендыручысын югалткан очракта пенсиягә дәгъва кыла алмый иде. Киләсе елдан бу гаделсезлеккә чик куелачак, дип хәбәр итте Эдуард Вафин.  

news_right_1
news_right_2
news_bot