news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә солы ярмасының бәясе тарихи максимумга кадәр артты

Бәяләр чәчүлек мәйданнарының кимүе һәм Себердә һава шартлары начар булу сәбәпле арткан.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә солы ярмасының бәясе, Себердә чәчүлекләр мәйданнары кимү һәм һава шартлары начар булу сәбәпле, тарихи максимумга җитте. Бу хакта Аграр базар конъюнктурасы институты мәгълүматларына сылтама белән РБК хәбәр итә. 

«Солы бәяләре беркайчан да мондый югары булмады», - диде Россия он тарту һәм ярма яру предприятиеләре берлеге президенты Аркадий Гуревич.

Аның сүзләренчә, хәзер солы эре предприятиеләргә тоннасына 11-12 мең сумнан килә, бер ел элек аның тоннасы 9 мең сум торган.

Җитештерүчеләрдә бәяләр арту ваклап сатуда да шундый ук процесска китергән. Быел июль аенда, Росстат мәгълүматларына караганда, «Геркулес» солы кисәкчекләренә ваклап сату бәясе, 2019 елның июле белән чагыштырганда, 10 процент ка арткан һәм килосы 71,2 сумга җиткән. Рәсми статистика буенча, бу, ким дигәндә, 2000 елдан башлап, иң югары бәя күрсәткече. 

news_right_1
news_right_2
news_bot