news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә үсмерләр катнашында җинаятьләр саны кимүе күзәтелә

Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча балигъ булмаганнар тарафыннан 31 мең 985 җинаять кылынган.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Вице-премьер Ольга Голодец Россиядә агымдагы елның гыйнварыннан сентябрьгә кадәр яшүсмерләр катнашында җинаятьләр саны 20 процентка диярлек кимүен белдергән. Бу хакта “Интерфакс” яза.

Аның сүзләренчә, узган ел шулай ук яшүсмерләр катнашындагы җинаятьләр саны кимүе күзәтелгән. Бу 2016-2017 елларда “берникадәр үзгәреш” турында сөйли.

Бу күрсәткеч буенча имин булмаган төбәкләр дә бар. “Андыйлар рәтенә үсмерләр катнашындагы җинаятьләрне киметүгә юнәлдерелгән ныклы үзгәрешләр булмаганнар керә. Алар – Магадан өлкәсе, Карелия Республикасы, Смоленск өлкәсе һәм Тыва Республикасы. Теге яки бу сәбәпләр аркасында бу төбәкләрдә вазгыять тотрыксыз кала”. – дигән вице-премьер.

Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча балигъ булмаганнар тарафыннан 31 мең 985 җинаять эшләнгән, узган ел бу сан 39 мең 872 тәшкил иткән, дип ачыклык кертә Голодец.

news_right_1
news_right_2
news_bot