news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә шикәр комын күпләп сату бәясе 50 процентка арткан

Узган ел нәтиҗәләре буенча шикәр җитештерү 15,9 процентка арткан һәм 6,7 млн тоннага җиткән.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). 19 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча шикәр комын күпләп сату бәясе 50 процентка арткан һәм Көньяк федераль округта 1 килограммы 35,97 сум тәшкил итә. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Узган елның декабре белән чагыштырганда, аерма 43,9 проценнт тәшкил иткән.

Бер елда Россиядә шикәр комын азлап сату бәясе 5,2 процентка арткан һәм 1 килограммы 42,7 сум булган.

Агымдагы елның гыйнвар-октябрь айларында Россиядә читтән кертелгән шикәр чималы 4,4 мең тонна тәшил иткән. Бу 2017 ел белән чагыштырганда, 8,3 процентка кимегән.

Узган ел нәтиҗәләре буенча шикәр җитештерү 15,9 процентка арткан һәм 6,7 млн тоннага җиткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot