Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә шикәр комы, йомырка һәм бәрәңге бәясе арткан
Декабрь уртасыннан шикәр бәясе төшкән, 24 февральдән 1 мартка кадәр бәяләр үзгәрмәгән, ә 2-9 мартта бәя 0,4 процентка күтәрелгән.
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Россиядә шикәр комы, йомырка һәм бәрәңге бәясе арткан. Узган атнада бәрәңге 2,6 процентка кыйммәтләнгән. Россия буенча тавык йомыркасының бәясе уртача 0,9 процентка күтәрелгән.
Статистка ведомствосы мәгълүматлары буенча Россиянең 62 төбәгендә тавык йомыркасы 0,1-0,9 процентка, унысында 2-9,8 процентка арткан, дүрт төбәктә бәя үзгәрмәгән, 9 субъектта бәя 0,1-0,7 процентка төшкән. Россиядә йомырка бәясе сентябрь башыннан гыйнвар башына кадәр 17 атна дәвамында арткан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«Россия буенча шикәр комы-шикәр бәясе 0,4 процентка кыйммәтләнгән», — дип хәбәр итә Росстат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз