news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә шикәр бәясе төште

Россия шикәр җитештерүчеләр берлегенең идарә рәисе Андрей Бодин моны җәйге ай өчен типик булмаган күренеш дип атады.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). 2019 елның июнендә шикәрне күпләп сату бәясе, 2018 елның ноябре белән чагыштырганда, 27,5 процентка кимеде. Хәзер аның 1 килограммы 37 сум түгел, ә 26,9 сум тора. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Россия шикәр җитештерүчеләр берлегенең идарә рәисе Андрей Бодин моны җәйге ай өчен типик булмаган күренеш дип атады – июльдә сезон төгәлләнә, әлеге товарга сорау арта, җитештерүчеләр исә саклауга тотылган чыгымнарны компенсацияләү өчен күпләп сату бәяләрен күтәрә. Шикәр җитештерүчеләр берлегендә илдә әлеге продуктның рекордлы запасын уңышның яхшы булуы һәм яңасыннан да әйбәт уңыш көтелүе белән аңлаттылар.

Шикәрне ваклап сату бәясе дә кими. Ул ел башыннан алып 3,79 сумга – 43,19 сумга кадәр арзанайган. Шул ук вакытта, бер ел эчендә 1 килограмм шикәр 4,6 процентка кыйммәтләнгән – 2018 елның июнендә аның бәясе 41,29 сумга җиткән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot