news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә шәхси эшмәкәрләрнең салымга тотып калынган акчасы кайтарылачак

Шәхси эшмәкәрләр иминият кертемнәренә карата бер минималь хезмәт хакы (МРОТ) күләмендә акча алачак, ә зур булмаган бизнесны финанслаучы оешмаларга 12 миллиард сум бүлеп бирелә.

Россиядә шәхси эшмәкәрләрнең салымга тотып калынган акчасы кайтарылачак
архив

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Россиядә кече бизнеска ярдәм итү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләргә һәм оешмаларга ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин коронавирус вәзгыяте буенча ил гражданнарына мөрәҗәгатендә белдерде.

«Хәзер аеруча зыян күргән тармакларда эшләүче шәхси эшмәкәрләргә дә икътисади чикләүләрне киметергә кирәк. Быел аларга иминият кертемнәренә карата бер минималь хезмәт хакы (МРОТ) күләмендә салым тотып калынган акчаны бирергә тәкъдим итәм. Шул рәвешле, бу катлаулы чорда аларга өстәмә ярдәм күрсәтү булыр», — диде ул.

Шәхси эшмәкәрләргә, гаилә предприятиеләренә, кече бизнеска микрофинанс ярдәме күрсәтүче дәүләт структуралары 12 миллиард сумга капиталлаштыра.

«Бу акчалар киләсе елларга „Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм“ илкүләм проектына салынды. Әлеге финанс ресурсы 2020 елда ук эшләп китәргә тиеш дип саныйм», — дип сөйләде Россия Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100