news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә счетчикларны тикшерү турындагы кәгазь документ гамәлдән чыгачак

Росстандартның махсуслаштырылган базасындагы мәгълүмат кына юридик көчкә ия булачак.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Счетчикларны тикшерү өчен кәгазь документлар үз көчләрен югалтачак һәм бары тик приборлар хуҗалары теләге буенча гына биреләчәк. Бу турыда Росстандарт башлыгы Алексей Абрамов сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

«Белгеч исәпкә алу приборын тикшергәннән соң, ул хуҗа алдында нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре порталы аша безнең реестрга кертергә тиеш булачак», — дип сөйләде Алексей Абрамов.

Ведомство җитәкчесе фикеренчә, бу яңалык тикшерү сроклары буенча алдаган һәм ялган таныклыклар саткан мошенниклар бизнесын какшатачак. Хәзер исәпләү приборлары хуҗалары счетчикларының тикшерелүе, шулай ук төрле мошенниклардан саклануы турында һәрвакыт хәбәрдар булачак.

Россиядә яшәүчеләр киләчәктә дә кулларына кәгазь таныклыклар ала алачак, әмма бу мәҗбүри булмаячак.

Әлеге закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot