news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә сайлауларда хокук бозулар буенча 10 мең фейк хәбәр теркәлгән

«Нигездә, фейк хәбәрләрдә узган еллардагы видеоматериаллар кулланыла», — ди Александр Малькевич.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы — массакүләм багланышларны үстерү комиссиясе рәисенең беренче урынбасары Александр Малькевич тавыш бирүнең беренче ике көнендә VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар уздырганда хокук бозу буенча 10 мең ялган хәбәр теркәлгәнен әйтте.

«Гомуми санга карата фейк хәбәрләр саны 90 процент чамасы тәшкил итә», — диде ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә онлайн видеоэлемтәдән.

«Нигездә, фейк хәбәрләрдә узган еллардагы видеоматериаллар кулланыла», — дип өстәде Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot