news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә сайлау алды агитация кампаниясе башланды

Россиядә сайлау участокларында 63 миллион чамасы кеше тавыш бирүдә катнашырга мөмкин.

Россиядә сайлау алды агитация кампаниясе башланды
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 11 август, “Татар-информ”). Россиядә 9 сентябрьдә узачак Бердәм тавыш бирү көненә кадәр, сайлау алды кампаниясе кысаларында, массакүләм мәгълүмат чараларында агитация чоры башлана. Бу турыда “Интерфакс” хәбәр итә.

Сайлаулар турындагы закон буенча, теле-, радиотапшыру оешмалары каналларында һәм көндәлек басмаларда агитация тавыш бирүгә кадәр 28 көн кала башлана һәм тавыш бирергә бер көн кала 00.00 сәгатьтә тәмамлана. Агитация 11 августтан 8 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Майя Гришина сүзләренчә, төбәкләрдә эфир вакытын һәм көндәлек басмада мәйдан күләмен билгеләү буенча җирәбәләр үткәргәннәр.

ҮСК мәгълүматы буенча, Россиядә төрле дәрәҗәдәге сайлау участокларында 63 миллион чамасы кеше тавыш бирүдә катнашырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot