news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә салымны аванс белән түләп булачак

Быел төбәк хакимияте карары нигезендә, милеккә салымны исәпләү өчен, кадастр бәясе кулланыла торган субъектлар исемлеге тагын да киңәйтелде.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Яңа закон проекты нигезендә, россиялеләр җир, транспорт һәм физик затлар милкенә салымны аванс белән түли алачак, дип яза «Российская газета».

Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустин «Российская газета»га биргән интервьюсында хәбәр иткәнчә, закон проекты махсус аванс кертеме институты – физик затларның салымнарын бюджет классификациясенең махсус кодына түләү өчен акча күчерү мөмкинлеге булдыруны күздә тота.

Ел саен 70 миллионнан артык физик зат өчен милек салымнары исәпләнә һәм салым турындагы белдерүләр формалаштырыла. Федераль салым хезмәте башлыгы хәбәр иткәнчә, быел төбәк хакимияте карары нигезендә, милеккә салымны исәпләү өчен кадастр бәясе кулланыла торган субъектлар исемлеге тагын да киңәйтелде. Узган елда да кадастр бәясен файдаланган 28 төбәккә, Санкт-Петербург, Ставрополь крае, Воронеж, Кемерово, Чиләбе өлкәләрен дә кертеп, тагын 21 төбәк өстәлде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100