Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә салымнарны күтәрүгә ихтыяҗ юк, дип саный Д.Медведев
РФ Президенты шулай ук дәүләтнең эшмәкәрлеккә мөнәсәбәтен үзгәртергә тиешлеген ассызыклады
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Россия Президенты Дмитрий Медведев безнең илдә салымнарны күтәрүгә ихтыяҗ юк, дип саный.
“Россиядә салымнары күтәрүгә ихтыяҗ юк. Билгеләнгән программаларны гамәлгә кую өчен башка ысуллар һәм чыганаклар бар, барыннан да элек бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген күтәрү белән бәйле”, - диде ул РФ Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышында.
Шулай ук РФ Президенты дәүләтнең эшмәкәрлеккә мөнәсәбәтен үзгәртергә тиешлеген ассызыклады. Җитәкчелек эшчәнлегенең өстенлекле сыйфаты буларак илдә уңай эшлекле климат формалаштыруны атады.
Д,Медведев фикеренә караганда, дәүләтнең икътисадка кагылышы мөмкин кадәр азрак һәм ачык булырга тиеш. Ә хокук саклау органнарының позициясе теләсә нинди хосусый милек формасындагы оешмаларга карата гадел булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз