Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә салым органнары оештырылуга 15 ел
Россиядә салым органнары оештырылуга 15 ел
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Илнең хокукый кыры тагын да киңәеп, бюджетны тулыландыру, чит илләрдә алга киткән системаны бездә дә куллану максатыннан, моннан 15 ел элек Россиядә салым органнары төзелде. Әлеге уңайдан төрле чаралар уздырыла. Шуларның берсе – салым темасына даими язучы журналистлар өчен иҗади конкурс. Аны Татарстан буенча федераль салым идарәсе һәм ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы оештыра.
Конкурсның максаты – салым органнары хезмәтен популярлаштыру, алар эшчәнлегенә карата җәмгыятьтә уңай караш формалаштыру. Иҗади бәйгедә республиканың теләсә кайсы электрон һәм басма мәгълүмат чаралары, аерым журналистлары катнаша ала. Бүген шул хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан буенча федераль салым хезмәте башлыгы урынбасары Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Конкурсның номинацияләре: 1) Иң яхшы басма материал;
2) Иң яхшы телевизион сюжет;
3) Иң яхшы радиосюжет.
Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, жюри килгән материалларның беренче чиратта профессиональ дәрәҗәсенә, оригинальлегенә, тәрбияви һәм җәмгыяви кыйммәтенә, авторның гражданлык позициясенә игътибар бирәчәк.
Оештыручылар “Иң яхшы басма материал” номинациясендә җиңүчеләр өчен 1 нче урынга 8000 сум, 2 нче урынга 6000, 3 нче урынга 4000 мең сум акчалата бүләк вәгъдә итә. “Иң яхшы телесюжет” һәм “Иң яхшы радиосюжет” номинацияләрендә җиңүчеләр 11 әр мең сумлык бүләккә ия була. Иҗади эшләр 2006 елның 25 нче октябренә кадәр кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз