news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә сәнәгатьчелекнең аерым тармакларын үстерү программалары барлыкка киләчәк

Алдагы елларда илдә сәнәгатьчелекне үстерүгә 1,376 трлн сум бүленеп биреләчәк, диде Путин.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ"). Россиядә сәнәгатьчелекне үстерүгә юнәлтелгән берничә дәүләт программасы барлыкка киләчәк. Бу хакта зур матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

"Быел 10 ай эчендә Россиядә азык-төлек җитештерү күләме 13% артты, бу саннар ризыкны куллану артуын да дәлилли. Кием-салым, аяк киеме җитештерү 9% артты", - диде ул. Путин бу күрсәткечләрнең яхшы булуын искәртте.

Россия Президенты илдә сәнәгатьчелек үсешенең ВВП үсешеннән югарырак икәнен әйтте. 

Алдагы елларда илдә сәнәгатьчелекне үстерүгә 1,376 трлн сум биреләчәген хәбәр итте. "Без сәнәгатьчелекнең аерым тармакларын үстерүгә юнәлтелгән берничә программа булдыруны планлаштырабыз", - диде Путин.

Ил башлыгы фикеренчә, хәзерге вакытта сәнәгатьчелекне үстерү тиешле күләмдә башкарылмый. "Шуңа җиңел сәнәгать, авиация һәм башка тармакларны үстерүгә багышланган программалар булдырылачак", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100