news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә сәламәтлек саклау тармагында беренчел звено өчен читтән торып белем бирү технологияләре киң кулланыла

Игорь Денисов “Россиядә гомуми табиб практикасы үсеше нәтиҗәләре һәм перспективалары” турындагы доклад белән чыгыш ясады

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Соңгы ике елда Россиядә авылларда табиб амбулаторияләре, фельдшер-акушерлык пунктлары саны 1765 кә арткан. Моннын тыш, “Авыл табибы” федераль программасы ярдәме белән авыл җирлегенә эшләргә 8 меңләп белгеч килгән. “Без бу мәсьәләне “үле” ноктадан күчерүгә ирештек”, - дип белдерде бүген Гомуми практика табибларының (гаилә табиблары) IV бөтенроссия корылтаенда РФ гомуми практика табиблары ассоциациясе президенты, И. М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетының гаилә медицинасы кафедрасы мөдире Игорь Денисов. Ул корылтайның пленар утырышында “Россиядә гомуми табиб практикасы үсеше нәтиҗәләре һәм перспективалары” темасына доклад белән чыгыш ясады.
Казанның “Корстон” комплексында узучы съездның пленар өлешендә ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, РФ гомуми практика табиблары ассоциациясе президенты, И. М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетының гаилә медицинасы кафедрасы мөдире Игорь Денисов, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы, ашыгыч, беренчел медицина-санитар ярдәме һәм санатор-курорт эше департаменты директоры урынбасары Сергей Вылегжанин һәм башка кунаклар катнашты. Корылтайда катнашу өчен Россия Федерациясенең 45 төбәгеннән 500 ләп кеше килгән.
Игорь Денисов әйтүенчә, бүгенге көндә медицина ярдәмен читкә чыгып күрсәтү формалары актив үсеш ала. 2012 нче елда гына Россия Федерациясе субъектлары өчен 187 күчмә медицина комплексы сатып алынган, махсус җайланмалар белән җиһазланган 8 меңнән артык читкә чыгып эшләүче табиб бригадасы төзелгән. “Безнең бурыч – гомуми практика табибларының квалификациясен һәрвакыт аттырып тору. Бу безгә замана белән бергә атларга мөмкинлек бирә”, - диде ул һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан беренчел звено өчен өзлексез белем бирү дистанцион программасы эшләнгәнлеген билгеләп узды. Игорь Денисов билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта читтән торып белем бирү технологияләре, вебинарлар, видеоконференцэлемтә киң кулланыла башлаган.
Ул кадрларга кытлык проблемасын хәл итү юнәлешендә 2012 нче елда медицина югары уку йортларына максатчан төстә кабул ителгән студентлар санының 40 процентка тәңгәл булуын да әйтеп үтте. РФ гомуми практика табиблары ассоциациясе президенты хәбәр иткәнчә, 2012 нче елда Россиядә 703 меңнән артык табиб, 1,5 миллионнан артык шәфкать туташы эшләгән. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, илдә бүгенге көндә табибларга кытлык 40 процент дәрәҗәсендә. Бүгенге көндә гражданнарның бары тик 33 проценты гына медицина ярдәменең сыйфатыннан канәгать. Игорь Денисов табибларга йөкләмәнең зур булуын да ассызыклап узды. Аларга көненә 40-50, кайчак 60 пациентны да кабул итәргә туры килә. “Табибларга йөкләмәнең зур булуы, пациентларны дәвалауның түбән сыйфатында чагылыш таба”, - ди ул.
Докладының ахырында Игорь Денисов былтыр гомуми практика табиблары саны буенча Татарстанның Россия төбәкләре бишлегендә беренче урынны биләп торуын билгеләп узды. Аннан Самара, Воронеж, Чуашстан, Пенза калыша.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot