news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә сәламәтлек саклау буенча мәктәп дәреслеге эшләнде

Дәреслектә сәламәт яшәү рәвешенә, беренче ярдәм күрсәтү алымнарына һәм башка өлкәләргә багышланган бүлекләр булачак.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәтлекне саклау буенча дәреслек эшләгән. Бу хакта «Российская газета» яза.

Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова хәбәр иткәнчә, дәреслектә сәламәт яшәү рәвешенә, беренче ярдәм күрсәтү алымнарына, үз сәламәтлегеңне мониторинглау һәм башка аспектларга багышланган бүлекләр булачак.

«Демография» милли проектына кертелгән «Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту» федераль проекты кысаларында ведомство төрле мәктәп дисциплиналарына үзгәрешләр кертә, дип әйтелгән. Вероника Скворцова сәламәтлек темасы буенча мәгълүмат блоклары тормыш иминлеге нигезләре, табигать белеме, биология һәм башка фәннәр дәреслекләренә кертелергә тиеш дип саный.

«Без үз алдыбызга 2020 елның сентябрендә ук әлеге программа буенча укулар башлау бурычын куйдык. Без моны Мәгариф һәм фән министрлыгы белән сөйләштек, алар да моңа әзер», — диде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot