news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә сәламәт яшәү рәвеше буенча виртуаль ярдәмче барлыкка киләчәк

Кан доноры һәм сәламәт яшәү рәвеше турындагы чат-бот Telegram һәм Facebook мессенджеры өчен дә эшләнәчәк.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел РФ Иҗтимагый палата һәм Илкүләм сәламәтлекне саклауны үстерү фонды каршында Кан доноры буенча Координацион үзәк кан доноры һәм аның компонентлары, сәламәт яшәү рәвеше буенча чат-бот эшләтеп җибәрәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

"Чат-бот — социаль челттәрләрдә виртуаль робот-әңгәмәдәш, кулланучыларның кан доноры булырга, донациягә ничек дөрес әзерләнергә, даими донорлыкның файдасы, нинди гадәтләр сәламәт яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итә кебек сорауларына җавап бирәчәк. Кан доноры һәм сәламәт яшәү рәвеше турындагы чат-бот Telegram һәм Facebook мессенджеры өчен дә эшләнәчәк”, - диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot