news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә рекордлы күрсәткечкә якын иген уңышы көтелә

Иң мул уңыш быел да Кубань кырларында.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Россиядә бөртеклеләр буенча төбәкләр арасында уңыш алуда Кубань лидер булып тора. Ул былтыргы рекордлы уңышын кабатлый, дип җиткергән "РИА Новости"га Краснодар өлкә хакимияте матбугат хезмәте. Кубань бөртеклеләр буенча уңыш җыюда чираттагы рекордка бара, дип җиткергән төбәк җитәкчесе.

"Кубань былтыргы рекордлы уңышын кабатлый, бу бөртеклеләрнең сыйфаты буенча да шулай. Быел өлкә,  бөртеклеләр чәчү мәйданы 50 мең гектарга кимегән булса да, 10 миллион 364 мең тонна уңыш җыйды. 2016 елга караганда бу 212 мең тоннага артык”, - дип билгеләп үткәннәр хакимияттә.

Уртача уңыш төбәктә гектарыннан 63,3 центнер тәшкил итә икән.

Россия бөртеклеләр берлеге белдерүенчә, илдә 2017 елда 115-118 миллион тонна уңыш алынырга тора. Бу исә узган елгы рекордлы күрсәткечкә якын. Узган ел Россиядә бөртеклеләрдән 120-121 миллион тонна уңыш җыеп алынган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot