news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә реаль пенсия күләме кимегән

Шул ук вакытта, уртача пенсия күләме 2020 елның июнь ае белән чагыштырганда 5,6 процентка арткан һәм 15 882 сумга җиткән.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). 2021 елның беренче яртыеллыгында уртача реаль пенсия күләменең кимүе күзәтелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Росстат сайтында дөнья күргән хисапка сылтама белән хәбәр итә.

Әйтик, гыйнвар аенда пенсия күләме узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 0,4 процентка артуга да карамастан, февральдә ул – 0,1, мартта – 0,2, апрельдә – 0,1, майда – 0,5, июнь аенда 0,8 процентка кимегән.

Шул ук вакытта, уртача пенсия күләме 2020 елның июнь ае белән чагыштырганда 5,6 процентка арткан һәм 15 882 сумга җиткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot