news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көнен билгеләп үтәләр
Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне Сталинград янында немец–фашист илбасарларын тар–мар итүдә артиллериянең уңышларын искә алу йөзеннән билгеләп үтелә
Скопировать ссылку
(Казан, 19 ноябрь, “Татар–информ”). Бүген Россиядә Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көнен билгеләп үтәләр.
РФ Президентының 2006 елның 31 маенда дөнья күргән “РФ Коралы көчләрендә һөнәри бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәрне билгеләү турында”гы Указы нигезендә, ел саен 19 ноябрьдә Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне билгеләп үтелә.
Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне Сталинград янында немец–фашист илбасарларын тар–мар итүдә артиллериянең уңышларын искә алу йөзеннән билгеләп үтелә. Аның беренче этабы 1942 елның 19 ноябрендә совет гаскәрләренең контрһөҗүме белән башлана. Биредә артиллерия төп рольне уйный.
СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 21 октябрендә чыккан Указы нигезендә, артиллериячеләрнең уңышлары Артиллерия көне бәйрәмен гамәлгә кую белән билгеләп үтелә. 1964 елда бәйрәм Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне дип үзгәртелә.
Ракета гаскәрләре һәм артиллерия Россия Федерациясе Кораллы Көчләре коры җир гаскәрләренең бер төре. Әлеге гаскәрләрдә хезмәт итүчеләргә елга бары тик бер тапкыр бөтен илнең игътибарын үзләренә җәлеп итү форсаты чыга. Бу көнне алар күрсәтмә өйрәнүләр, мылтыктан ату ярышлары, парадлар оештыралар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2