news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә рөхсәт ителгән тизлекне сәгатенә 150 чакрымга кадәр арттырырга мөмкиннәр

Михаил Черников фикеренчә, машина йөртүчеләр иминлекне тәэмин итә торган тизлек белән тыныч кына хәрәкәт итү мөмкинлеге тудырылганга рәхмәтле булачак.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). ЮХИДИ юлның кайбер участокларында рөхсәт ителгән тизлекне сәгатенә 150 чакрымга кадәр арттыру мөмкинлеген карый. 

Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Черниковка сылтама белән хәбәр итә. 

«Без хәзер юлның аерым участокларында тизлекне сәгатенә 150 чакрымга кадәр арттыру мөмкинлеген карыйбыз. Биредә куркынычсыз урыннар хакында сүз бара. Минем фикеремчә, машина йөртүчеләр иминлекне тәэмин итә торган тизлек белән тыныч кына хәрәкәт итү мөмкинлеге тудырылганга рәхмәтле булачак, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot