news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә һәр өченче кеше сәламәтлеге яхшы дип саный

Сораштыруда катнашучыларның 15 проценты сәламәтлеген тискәре дип бәяли.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) россиялеләрнең үз сәламәтлекләре турында ничек кайгыртуы һәм проблемалар булган очракта ниләр эшләве турында мәгълүмат туплаган. Сораштыру нәтиҗәләрен үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәр өченче россияле (32 процент) сәламәтлегенең яхшы булуы белән мактана ала, ә һәр икенче кеше үзенең сәламәтлеген канәгатьләнерлек дип саный (53 процент). Сораштыруда катнашучыларның 15 проценты үзен начар хис итә.

Безнең ил гражданнары сәламәтлекләре (үзләренең һәм якыннарының да) белән бәйле проблемалар килеп чыгуда, барыннан да элек, эшне һәм стрессны (33 процент), шулай ук даруларга һәм авыруларны профилактикалауга (28 процент) акча булмауны гаепли. Һәр дүртенче кеше (25 процент) авыруларның төп сәбәбе яшь бару һәм ял булмауны атый.

Авырган очракта, сораштыруда катнашучыларның 46 проценты, дүрт ел элек кебек үк, дәүләт поликлиникасына мөрәҗәгать итә, тагын өчтән бере (33 процент) үзләре дәвалану белән шөгыльләнә. Ә һәр алтынчы кеше (15 процент) түләүле медицина учреждениеләренә бара.

Калганнары барысын да ничек булган шулай калдыра (4 процент) яки дәвалаучы (целитель) ярдәменнән файдалана (1 процент).

news_right_1
news_right_2
news_bot