Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә һәр архивның мөселман метрика язмаларын бергә туплау проблемасы бар – Э. Сәлахова
“Хәзерге вакытта бу чыганакларга Татарстанда һәм Башкортстанда кызыксыну хәтта кирәгеннән артык”, - ди ул.
(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россиядәге һәр архивның мөселман метрика язмаларын бергә туплау һәм өйрәнү проблемасы бар. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта билгеләп узды. Бүген ул Казан Кремлендә, "Генеалогик тикшеренү: проблемалар, тәҗрибә, перспективалар" исемле Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә “Тарихи чыганак буларак мөселман метрика китаплары” темасына чыгыш ясады.
“Метрика язмаларын күптәннән өйрәнәм, 7 ел архивта эшләдем, хәзер бу минем фәнни тема буларак бара”, - диде әңгәмәдәш. “Россиядәге һәр архивның мөселман метрика язмаларын бергә туплау һәм өйрәнү проблемасы бар. Мари Элдан да коллегабыз үзләрендә метрика материаллары булуы, әмма алар кулланылмыйча капитал булып тик ятуы турында сөйләде бит. Гәрчә генеалоглар да, тарихны өйрәнүчеләр дә мондый документларны таба алмый, татар авылы буенча анда мәгълүмат булуын белмиләр дә. Мәсәлән, Әтнә районына кергән авыллар турындагы язмалар шушы Мари республикасы архивында саклана. Шулай ук метрика язмаларын саклау проблемасы бар. Хәзерге вакытта бу чыганакларга Татарстанда һәм Башкортстанда кызыксыну хәтта кирәгеннән артык. Шуңа күрә бу документлар таушала башлады. Аларны цифрлаштыру, белеп куллану проблемасы бар”, - дип билгеләп узды Эльмира Сәлахова.
Ул Татарстанның Дәүләт архивында 10 мең метрика кенәгәсе булуын, шуларның 4 меңе мөселман метрика язмалары булуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз