news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә “пычрак” автомобильләр өчен чикләүләр үз көченә керде

Бу автомобильләр исемлегенә “Жигули” һәм “Лада Самара” керергә мөмкин.

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Россиядә “пычрак” автомобильләр өчен чикләүләр бүген үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

1 июльдән юлда йөрү кагыйдәләренең яңа редакциясе үз көченә керде. Анда пычрак газлар чыгара торган транспортка чикләүләр язылган. Бу “Евро-0”, “Евро-1” һәм “Евро-2” класслы двигательле автомобильләргә кагыла.

Карарга нигезләнеп, юл билгеләре куелачак. Шул исәптән “Механик транспорт чараларының экологик классларын чикләү зонасы” билгесе дә була. Әлеге юл билгесе куелган урында экологик классы тиешле күрсәткечләрдән түбән булган автомобильләр хәрәкәте тыелачак.

Бу чикләүләр экологик халәт начар районнарда кертеләчәк. Андый автомобильләр исемлегенә “Жигули” һәм “Лада Самара” керергә мөмкин.

Юл билгесенә буйсынмаган автомобильчеләргә 500 сум штраф салынырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot