news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Пушкин исемендәге әдәби премия булдырылды

Яңа премиянең гомуми бүләкләү фонды 4,8 млн сумны тәшкил итә.

( Казан, 27 февраль, "Татар-информ"). Яшь шагыйрь һәм язучылар өчен булдырылган Александр Пушкин исемендәге яңа әдәби "Лицей" премиясенең гомуми бүләкләү фонды 4,8 млн сумны тәшкил итә, дип хәбәр итә INTERFAX.RU/

“Премиянең максаты - дөньякүләм матур әдәбиятын үстерүгә һәм саклауга әһәмиятле өлеш кертә алырдай яшь талантлы шагыйрь һәм язучыларны табу, кызыксындыру. Лауреатларның әсәрләре премия сайтында һәм аерым җыентык булып нәшриятта басылачак”, – дип белдерде оештыручылар.

Бәйгедә 15 яшьтән 35 яшькә кадәр авторлар катанаша ала.

Конкурска күләме 4тән 12гә кадәрле басма битле чәчмә әсәрләр (роман, повесть, повестьләр яки хикәяләр җыентыгы) һәм 150 дән 700гә кадәр юллы шигърияткә караган әсәрләр кабул ителә. Алар моңа кадәр милли әдәби премияләргә тәкъдим ителергә тиеш түгел.

Бәйге ел саен уздырылыр дип көтелә. Әсәрләрне авторлар үзләре дә, шул ук вакытта китап нәшиятлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары да тәкъдим итә ала. Эшләрне кабул итү 18 апрельдә төгәлләнә.

Җиңүчеләрне Павел Басинский рәислегендәге жюри Пушкинның туган көне – 6 июньдә игълан итәчәк 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100