news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә Президент сайлауларына килүчеләр 14.00 сәгатькә 34,72 процент тәшкил иткән

Россиянең күпчелек төбәкләрендә Россия Президенты сайлауларына килүчеләр саны 2012 елдагыдан күбрәк.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Бүген Россиядә ил Президентын сайлауларга килүчеләр Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатькә 34,72 процент тәшкил иткән, дип яза “Известия” Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаевка сылтама белән.

Россиянең күпчелек төбәкләрендә Россия Президенты сайлауларына килүчеләр саны 2012 елдагыдан күбрәк, дип билгеләп үтте ул. РФ Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Россия буенча 10.00 сәгатькә килүчеләр, узган Президент сайлаулары белән чагыштырганда, 2,5 тапкыр күбрәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot