news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә пособиеләр алу системасын гадиләштерәчәкләр

Реформа үткәргәннән соң илдә яшәүче һәркемгә үзенә тиешле ярдәм чаралары турындагы мәгълүматны «бердәм тәрәзә» режимында алу мөмкинлеге туачак.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә пособиеләр алу системасын гадиләштерергә ниятлиләр. Бу хакта, хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Алексей Склярга сылтама ясап, «Известия» газетасы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, реформа үткәргәннән соң илдә яшәүче һәркемгә үзенә тиешле ярдәм чаралары турындагы мәгълүматны «бердәм тәрәзә» режимында алу мөмкинлеге туачак. Хезмәт һәм мәшгульлек Федераль хезмәте, Социаль иминият фонды, РФ Пенсия фонды, медицина-социаль экспертиза бюросының мәгълүмати системалары белән эш башланган инде, диде Скляр.

Ел ахырында гражданнарга тормыш вазгыятенә (беренче, икенче бала туу, пенсия яшенә җитү һ.б.) бәйле рәвештә үзләренә тиешле социаль яклау чаралары турында мәгълүмат бирә торган система эшли башлаячак.

Шул хактагы мәгълүматны дәүләт хезмәтләре порталында, телефон аша, Күпфункцияле үзәкләр, Социаль иминият фонды бүлекләре, Пенсия фонды яки медицина-социаль экспертиза бюросында алырга мөмкин. План нигезендә, телефон линиясе киләсе елда эшли башлаячак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot