Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә порошоктан ясалган исерткеч эчемлекне тыячаклар
Әлеге порошок Америка кушма штатлары һәм Европа Союзы дәүләтләрендә тыелган.
(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Россиядә спиртлы порошок продукциясен җитештерү дә, аның әйләнеше дә тыелачак. Бу хакта Министрлар Кабинеты утырышында Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев белдерде.
Хокук бозу өчен юридик затларга 200-500 мең сумлык административ штрафлар кертү күздә тотыла. Ә вазифаи затларга – 20-50 мең сум, гади гражданнарга 5-20 мең сум күләмендә штраф кертү тәкъдим ителә.
“Порошоктан ясалган исерткеч эчемлеккә бәйле проблема бар", – дип саный Медведев. Порошокка тиешле күләмдә су кушкач, ул алкоголь продукциясенә әйләнә. Бу “суррогат” дөнья буенча таралган.
“Мондый продукция сәламәтлеккә куркыныч, кеше аның белән агуланырга, шулай ук эчке органнарга зыян килергә мөмкин”, – дип, медицина белгечләре фикерен җиткерде премьер-министр.
Әлеге порошок Америка кушма штатлары һәм Европа Союзы дәүләтләрендә тыелган, дип яза “Российская газета”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз