news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә поездга билетны дүрт ай алдан алып булачак

Юлларны төзәтү һәм технологик эшләр булу сәбәпле, графигы үзгәрми торган поездларга алдан билет алып куярга мөмкин.

Россиядә поездга билетны дүрт ай алдан алып булачак
Рамиль Гали

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә 2018 елда расписаниеләре үзгәрми торган поездларга билетны 120 көн алдан алып куеп булачак. Сәяхәт алдыннан дүрт ай алдан, поездга билет алып куеп булачак, дип яза «Российская газета».

Мәсәлән, даими график буенча йөри торган «Красная стрела» поезды шактый еллар дәвамында графигын үзгәртмәде, дип белдерә Федераль пассажирлар компаниясе башлыгы Петр Иванов.

Узган елның декабрь аеннан 90 көн алдан билетлар сату башланган иде. Бүгенге көндә билетларның 3,5 проценты 61-90 көн алдан сатыла, дип сөйләгән ФПК башлыгы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100