Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә плацкарт вагоннарга кайтарылмый торган билетлар сатып алырга мөмкин булачак
Хәзерге вакытта плацкарт вагоннарга кайтарып булмый торган билетлар сатылмый.
(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Россиядә плацкарт вагоннарга кайтарылмый торган билетлар сатуны рөхсәт итәргә тәкъдим иттеләр. Әлеге тәкъдимне Дәүләт Думасы депутаты Наталья Кувшинова Гомумроссия пассажирлар берләшмәсе вәкилләре белән бергә әзерләде. Бу хакта «Известия»газетасы яза.
2019 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә ерак араларга йөри торган тимер юл поездларына кире кайтарып булмый торган билетлар сатарга мөмкин. Юл йөрү документларын бары тик үзең яисә туганың кинәт авырып китсә, туганы үлсә яисә поезд тоткарланса, кире кайтарырга була.
Хәзерге вакытта плацкарт һәм гомуми вагоннарга кайтарып булмый торган билетлар сатылмый, чөнки аларның бәясе бюджеттан субсидияләнә һәм дәүләт тарафыннан җайга салына. Транспорт Министрлыгында мөрәҗәгатьне билгеләнгән тәртиптә карарга вәгъдә иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз