news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә пластиктан бер тапкыр кулланыла торган товарлар җитештерүне тыярга мөмкиннәр

Әлеге товарларны эшләп чыгару альтернатив эшләнмәләр җитештерү инфраструктурасын булдырганнан соң гына тыелачак.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Ике елдан соң Россиядә бер тапкыр кулланыла торган пластик товарлар һәм төрү материаллары җитештерүне тыярга мөмкиннәр. Бу хакта ТАСС агентлыгы «Россия экологик операторы» компаниясе башлыгы Денис Буцаевка сылтама белән хәбәр итә.

«Россия экологик операторы» компаниясе тыярга тәкъдим ителгән бер тапкыр кулланыла торган пластик товарлар һәм төрү материаллары исемлеген (ул 28 берәмлектән тора) төзегән иде инде. Билгеләп үтелгәнчә, әлеге товарларны эшләп чыгару альтернатив эшләнмәләр җитештерү инфраструктурасын булдырганнан соң гына тыелырга мөмкин.

«Берничә ел эчендә тиешле куәтләр булдырылыр дип өметләнәбез. Әлеге процесска ике елга якын вакыт таләп ителергә мөмкин», - дип белдерде Буцаев Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында.

Тыярга тәкъдим ителгән товарларга бер тапкыр кулланыла торган пластик тәлинкәләр, стаканнар, приборлар, стакан капкачлары, каһвә капсулалары, мамык таякчыклар, термопластик полиэфирдан (ПЭТ) ясалган үтә күренмәле булмаган һәм төсле шешәләр, тәмәке продукциясе өчен тартма һәм каплар, тавык һәм бытбылдык йомыркалары өчен төрү материалы, берничә төрдәге пакет (дойпак, флоупак, саше-пакет), яшелчә һәм җиләк-җимеш өчен челтәр-сумка һ.б. керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot