news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә пенсияләрне банкларда рәсмиләштерергә мөмкин булачак

Россия гражданнары күп функцияле үзәкләрдә генә түгел, дәүләт оешмаларыннан тыш та пенсияләрен рәсмиләштерә алачак.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Россия гражданнары күп функцияле үзәкләрдә генә түгел, дәүләт оешмаларыннан тыш та, шул исәптән вәкаләтле банкларда да пенсияләрен рәсмиләштерә алачак. Бу хакта РФ премьер-министры Михаил Мишустинга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән законга төзәтмәләр әзерләнгән. Хәзер пенсияне рәсмиләштерергә, исәпләнгән салымнар һәм ташламалар турында белергә, кайбер дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күпфункцияле үзәкләрдә генә түгел, дәүләт оешмаларыннан читтә дә алырга мөмкин булачак. Шул исәптән вәкаләтле банкларда да. Моңа бары техник мөмкинлекләр булу гына кирәк», - диде Мишустин видеоконференция режимындагы хөкүмәт утырышы барышында.

Аның сүзләренчә, гражданнар кирәкле документларның бөтен комплектын алу өчен якындагы оешманы сайлый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100