Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә пенсияләр инфляциягә караганда тизрәк арта
Быелның гыйнварыннан сентябрь аена кадәр пенсияләр 4,2 процентка арткан, 2017 елның октябренә инфляция дәрәҗәсе 2,7 процентны тәшкил иткән.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә пенсияләр инфляциягә караганда тизрәк арта, дип яза «Известия» Хисап палатасы материалларына сылтама ясап.
Ведомство китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, быелның гыйнварыннан сентябрь аена кадәр пенсияләр 4,2 процентка арткан. Россия Үзәк банкы мәгълүматлары буенча, 2017 елның октябренә инфляция дәрәҗәсе 2,7 процент тәшкил иткән.
Быел пенсионерлар керемнәре арткан бердәнбер социаль төркем булды, дип саныйлар Хисап палатасында.
Инфляциянең акрынаюы һәм Россия валютасының ныгуы, шулай ук нефтькә бәяләрнең артуы ил икътисадына уңай йогынты ясады, диде «Солид Менеджмент» идарәче компаниясенең агентлык челтәрен үстерү директоры Сергей Звенигородский.
«Шунлыктан Хөкүмәт пенсионерлар алдындагы бурычын тулы күләмдә үтәвен дәвам итә», - дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз