news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә пенсияләр фаразланганча түгел, ә чынлыктагы инфляция буенча индексациялиләр - Путин

Владимир Путинның матбугат конференциясе 3 сәгать артык дәвам итте

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Киләсе елда Россиядә пенсияләр фаразланган түгел, ә чынлыктагы инфляция буенча индексацияләнәчәк. Бу хакта бүген матбугат конференциясе азагында Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.

Ул ассызыклаганча, киләсе елда да гражданнарның социаль иминлегенә аерым игътибар биреләчәк. "Барлык мәсьәләләр дә хәл ителер дип уйлыйм", - дип йомгаклады сүзен Путин, аннары бөтен кешене дә якынлашып килгән Яңа ел белән котлады. 

Владимир Путинның матбугат конференциясе бүген 3 сәгать артык дәвам итте.  

news_right_1
news_right_2
news_bot