news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә пенсия түләргә акча җитәчәк, дип белдерде Путин

«Ил пенсия түләрлек хәлдә булачак, түләүләрнең тукталуына бәйле катастрофик хәл килеп тумаячак», - дип ачыклык кертте ул.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Пенсионерлар саны артканнан-арта баруга да карамастан, Россия пенсия түли алачак, дип белдерде Владимир Путин еллык матбугат конференциясендә.

«Пенсия яшен арттыру тарафдарлары фикеренчә, әгәр моны эшләмәсәк, гомер озынлыгы артуын исәпкә алып, эшләүчеләр саны кимиячәк, ә пенсиягә чыгучылар саны артачак һәм бу безгә пенсия системасын билгеле бер баланста тотарга мөмкинлек бирмәячәк», - диде Путин.

Президент ачыклык керткәнчә, «бу - дәүләтнең пенсия түли алмаслык хәлгә килеп җиткәнлеген аңлатмый».

«Ил пенсия түләрлек хәлдә булачак, түләүләрнең тукталуына бәйле катастрофик хәл килеп тумаячак», - дип ачыклык кертте ул.

Ил башлыгы пенсия яшен арттыру тарафдарларының шушы алымга таянуын искәртте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100