news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә пенсия иң югары булган төбәкләр исемлеге билгеле

2020 елның 1 гыйнварына илдә пенсиянең уртача күләме 15 697,46 сумны тәшкил иткән.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Россиядә иң югары пенсияләрне Чукотка (28 219,13 сум) һәм Ненец (25 215,13 сум) автономияле округларында алалар. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Алардан соң Камчатка (24 409,59 сум) һәм Магадан өлкәсе (24 304,94 сум) бара.

Иң аз түләүләр — Дагыстан (12 411,37 сум), Кабардино-Балкария (12 473,37 сум) һәм Калмыкия (13 350,12 сум) халкына туры килә.

Россия пенсия фонды мәгълүматларына караганда, 2020 елның 1 гыйнварына Россия буенча пенсиянең уртача күләме 15 697,46 сумны тәшкил иткән.

Бу күрсәткечкә туры килгән төбәкләр — Төньяк-Көнбатыш һәм Ерак Көнчыгыш федераль округлары: 17 378,02 һәм 17 472,86 сум. Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округта ул 13 600 сумнан түбәнрәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot