news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядə пенсия алды яшендəге кешелəрне WorldSkills компетенцияләре буенча әзерлəячəклəр

Һөнəри чемпионатта 130дан артык конкурсант һəм 80 эксперт катнашырга өлгергəн.

Россиядə пенсия алды яшендəге кешелəрне WorldSkills компетенцияләре буенча әзерлəячəклəр
Рамиль Гали

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Россиядə 25 мең пенсия алды яшендәгеләрне WorldSkills компетенцияләре буенча әзерлəячəклəр. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова хəбəр итте.

"WorldSkills илгə мөһим булган тагын бер өлкəне үз эченə ала. Ул - профессиональ əзерлек һəм пенсия алды яшендəге белгечлəрне махсус программа кысаларында əзерлəү", - дип сөйлəде Татьяна Голикова.

Яңа юнəлеш барлыкка килү белəн 2018 елдан алып илле яшьтəн өлкəн категориядəге кешелəр өчен һөнəри чемпионатлар үткəрелə башлады", - диде ул. Татьяна Голикова əлеге чараларны "Навыки мудрых" дип атады.

Узган елның сентябрь аенда үткəрелгəн чемпионатта 130дан артык конкурсант һəм 80 эксперт катнашкан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot