Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә пандемия вакытында коронавируска 140,6 миллионнан артык тест үткәрелгән
527 364 кеше медицина күзәтүендә кала.
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Россиядә пандемия вакытында коронавирус инфекциясен ачыклау максатыннан 140,6 миллионнан артык тест үткәрелгән, бер тәүлек эчендә 188 мең тест ясалган.
Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«Россиядә коронавируска 140,6 миллионнан артык тест үткәрелгән. 527 364 кеше медицина күзәтүендә кала», — диелә хәбәрдә.
Илдә бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенә 188 мең тест уздырылган, дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз