Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә озын Яңа ел ялларыннан баш тартырга чакырдылар
Академик озын ялларның икътисадка һәм кеше сәламәтлегенә начар йогынты ясавын билгеләп үтте.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Озын Яңа ел яллары россиялеләрнең сәламәтлегенә һәм дәүләт икътисадына тискәре йогынты ясый, шуңа күрә алардан тулысынча баш тартырга кирәк, дип саный Россия Фәннәр Академиясе академигы, Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Онищенко. Бу хакта РИА Новости яза.
«Гыйнварның беренче декадасында Склифосовский институтына мөрәҗәгать иттегез. Анда Яңа ел яллары — ашыгыч ярдәм өчен иң киеренке көннәр. Бөтен ил буенча да шулай. Алкоголь яки суррогаттан агулану, шулай ук кешеләрне исерек хәлдә җәрәхәтләнүе дә бу вакытка күп туры килә. Башка елларда кешеләр чит илләргә ялга очса, быел бу булмаячак», — диде Онищенко РИА Новостига.
Академик шулай ук озын ялларның икътисадка начар йогынты ясавын билгеләп үтте.
«Бөтен дөнья Яңа елны каршы ала һәм эшли башлый. Ә без сезнең белән ун көн буе эшләмибез. 31 декабрь - ял көне булсын, чөнки берәү дә эшләми», - дип өстәде парламентарий.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз