news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә ОСАГО полисы алу өчен техосмотр кирәк булмый

Тиешле норматив актларга үзгәрешләр 29 августта гамәлгә керәчәк.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Бүгенге көннән башлап машина йөртүчеләргә ОСАГО полисын алу өчен техник карау (техосмотр) диагностика картасы талпә ителми. РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу — Россия Президенты Владимир Путин 2 июльдә имзалаган законда каралган.

Үзәк банкның тиешле норматив актларына үзгәрешләр бераз соңрак — 29 августта гамәлгә керәчәк.

Иминият базары экспертлары фикеренчә, кулланучылар әлеге яңалыкны уңай кабул итәчәк, әмма моның икенче ягы да бар.

«Бу ОСАГО полисының үтемлелеген чикләгән бердәнбер әйбер — аны сатып алуның машина хуҗасы тарафыннан техник карау үтү фактыннан бәйсезлеген юкка чыгарачак, бу исә мәҗбүри „автогражданканың“ үтемлелеген арттырачак», — дип искәрттеләр Россия автоиминиятчеләр берлегендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot