news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә онга бәяләр артты

Ипи һәм икмәк ризыкларына 10 процент күләмендә ташламалы салым билгеләнгән.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Быел ел башыннан Россиядә онга бәяләр сизелерлек арткан. Аграр базар конъюнктурасы институтында (ИКАР) моның узган елның декабрь башында ашлыкка бәя арту белән бәйле булуын әйткәннәр. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

"Бәя арту җитди: 2018 елның 27 декабреннән быелның 11 гыйнварына кадәр аралыкта югары сортлы онның бер тоннасы 500 сумга артты һәм 19500 сум булды. Моңа өстәмә бәягә салым (НДС) керә", - дигән ИКАР генераль директоры Дмитрий Рылько.

Аның сүзләренчә, ашлыкка бәя арту белән онга бәя арту арасында һәрвакытта да вакыт аралыгы була. "Элек ул ай ярым иде, хәзер исә атналар белән исәпләнә", - дигән ул. Аның сүзләренчә, онга бәя "озак сакланган".

Ипигә бәя арту буенча Рылько әйткәнчә, процесс бәяләрдә чагылырга мөмкин, ләкин хәл иткеч итеп түгел. "Икмәк ризыкларында бодай өлеше зур түгел - 20 проценттан кимрәк. Ипи бәясенә күп очракта башка факторлар йогынты ясый", - дигән ул.

Ипи һәм икмәк ризыкларына 10 процент күләмендә ташламалы салым билгеләнгән. Бәя күтәрелүгә башка өлкәләрдә НДС арту йогынты ясарга мөмкин, дигән Дмитрий Рылько. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100