news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә омикрон-штамм белән зарарлану очраклары теркәлмәгән

Роспотребнадзор башлыгы искәрткәнчә, чит ил кешеләре Россия чиген үткәндә тискәре ПЦР күрсәтергә тиеш.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирусның «омикрон» штаммы әлегә ачыкланмаган, саклану чаралары эшли, дип хәбәр итте РФ баш санитар табибы Анна Попова.

«Россия Федерациясендә әлегә яңа штамм ачыкланмаган. Саклану чаралары үз эшен эшли», — диде ул «Комсомольская правда» радиостанциясе эфирында.

Попова, аерым алганда, чит ил кешеләре Россия чиген үткәндә тискәре ПЦР күрсәтергә тиешлеген искәртте.

«Омикрон»ны илгә кертергә ярамый, үз вакытында ачыкларга һәм чаралар күрергә мөмкин», — диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы. 

news_right_1
news_right_2
news_bot