news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә октябрь аенда Мисырга рейслар яңартылырга мөмкин - массакүләм мәгълүмат чаралары

Мәскәү белән Каһирә арасында авиаочышларны этаплап яңарту турында килешү төзелгән.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Россия октябрьдә Мисырга рейслар билгеләргә мөмкин. Бу хакта бүген җирле «Аль-Масри аль-Яум» газетасы Гарәбстан Республикасы Гражданнар авиация министрлыгындагы чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

Илләр арасында агымдагы елның октябреннән авиаочышларны этаплап яңарту турында килешү төзелгән дип хәбәр иткән чыганак.

Барыннан да элек Мәскәү белән Каһирә арасындагы рейсларны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Россия башкаласына очышлар Мисырдагы яңа аэропорттан башкарылачак, ул 28 сентябрьдә сынау режимында эшли башлачак. Аннары Мәскәү белән Шарм-эш-Шейх һәм Хургада арасында даими рейслар тормышка ашырылачак. Соңыннан ике арасында чартер рейслар турында фикер алышулар көтелә.

Шимбә, 24 сентябрьдә Россиянең куркынычсызлык буенча экспертлары Хургада тикшерү эшләре алып барган. Моннан тыш, 26 сентябрьгә Россия транспорт министры Максим Соколовның Каһирәгә сәфәре пларнлаштырылган. Аны Мисыр Президенты Абдель Фаттах ас-Сиси шәхсән кабул итәчәк.

Мисыр белән авиаочышлар 2015 елның ноябрендә, Шарм-эш-Шейхтан Санкт-Петербургка очкан Россия лайнеры бортындагы теракттан соң өзелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100